+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
11 Апреля 2021, 05:00

Подъездда һөҗүм иткән

Сак булыгыз, маньяклар уяна!

Сак булыгыз, маньяклар уяна!

Уфада бер хатынны подъездда көчли язганнар.

Бу хәл 1 апрельдә булган. Бу көнне 46 яшьлек хатынга күпфатирлы йорт подъездында бер ир һөҗүм итә. Хатын аңа каршылык күрсәтә алган, һәм җинаятьче шунда ук качкан.

Тикшерүчеләр, шулай ук полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларыннан кадрларны өйрәнгән, кешеләрдән сорашкан һәм тиздән бу бәндә тотылган.

Ул 44 яшьлек ир булып чыккан. Җинаятен таныган.

Иргә гаепләү белдерелгән. Әлегә ул сак астына алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: башньюс
Читайте нас