Салаватта яшәүче 77 яшьлек хатын полициягә талау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Пенсионерның сүзләренә караганда, ул ялган социаль хезмәткәрләр корбаны булган.
Пенсинерның фатирына таныш булмаган кыз килгән, ул үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган. Пенсионер аны керткән, хатын өстәл артына утырып, ниндидер бланклар тутыра башлаган, шул вакытта фатирга ир-егет кергән. Фатир хуҗасына ул социаль хезмәткәрне озата бара кебек тоелган, шуңа күрә аңа игътибар итмәгән.
Ир пенсионер хатынның сумкасына кереп, янәсе, документларны тикшергән булган. Тиздән егет белән хатын-кыз чыгып киткәннәр, хатынга дәүләттән ярдәм сыйфатында 1,5 мең сум акча килер дип вәгъдә иткәннәр.
Арытаба пенсионер хатын сумкасыннан 10 мең сум югалтуын күреп алган. Әлбәттә, хатын шунда ук фатирына гадәти мошенникларны кертүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта талау факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү башланган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлеге, үз чиратында, шәһәр халкына, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә уяулыкны югалтмауны сорап мөрәҗәгать итә. Өйгә чит кешеләрне кертмәскә, бигрәк тә аларга кыйммәтле әйберләрне һәм акчаны күрсәтмәскә киңәш итә.
Фото: Башньюс сайтыннан