Бер ир танышының акчасына ия булу өчен аны буып үтергән һәм паркта күмеп куйган.
Уфада яшәүче 45 яшьлек ир кеше акча урлау максаты белән таныш хатынын үтергән һәм сак астыннан качкан өчен озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.
2019 елның гыйнварында ирнең танышы 2,2 миллион сумга фатир саткан. Акчага ия булу өчен егет хатын белән гараж кооперативында очраша һәм, аны буып үтереп, мәетен гаражда калдыра. Берничә айдан соң җинаятьче хатынның мәетен Калинин исемендәге паркта күмә. Ел ярымнан артык хатын хәбәрсез югалган дип санала.
Ир 2020 елның июнендә тоткарлана. Тикшерү эксперименты вакытында ул полицейскийга көрәк белән сугып, качып китәргә маташкан.
Ул өлешчә гаебен таныган. Республика Югары суды аны 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Фото: башинформ