Благовар район Советының 42 яшьлек депутатын хөкем иттеләр.
Благовар район Советының 42 яшьлек депутатын кыр кәҗәләрен аткан өчен хөкем иттеләр. Ир, ким дигәндә, өч хайван үлүдә гаепле.
2019 елның февралендә депутат иптәшләре белән елның ул вакытында тыелган ауга бара. Алар каргизәрләрдә өч кыр кәҗәсен куып җитеп, аларны шунда ук атып үтерәләр. Ирләр ике хайванны шул урында ук тунап бүлгәли, ә тагын бер түшкәне кар машинасына тросс белән бәйләп алып кайта.
Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе, шулай ук полиция хезмәткәрләре законсыз эшчәнлеккә үз бәясен биргән. Китерелгән зыян 440 мең сум дип бәяләнә.
Депутат үз гаебен танымый. Суд ирне 2 ел сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Фото: bash.news