+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
16 апрель 2021, 10:52

12 елга хөкем ителде

Балалар бакчасында элекке хатынын үтергән иргә суд бүген шундый карар чыгарды.

Бүген, 16 апрельдә, Кырмаскалы районында суд 47 яшьлек ир-егетне 12 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итүгә хөкем итте. Исегезгә төшерәбез, ир балалар бакчасы территориясендә элекке хатынын пычак белән чәнчеп үтергән иде. Аны кеше үтерүдә гаепле дип таптылар.
Бу коточкыч хәл узган елның ноябрендә булды. Исерек ир балалар бакчасына килгән, анда аның хатыны тәрбияче булып эшләгән. Көнчеллек нигезендә ул берничә тапкыр элекке хатынына пычак кадаган. Арытаба җинаять урыныннан качарга тырышкан. Үтерүчене балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан урындагы мәктәпнең физкультура укытучысы тоткарлаган. Ул көннең вакыйгаларын күзәтү камерасы да теркәгән. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.
Ирнең элек тә хатынына янавы турында билгеле.
Гомеренең зур өлешен төрмәдә уздырудан тыш, суд ирне хатынның туганнарына әхлакый зыян китергәне өчен 1 миллион сум түләргә дә мәҗбүр итте.
Читайте нас