+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
19 апрель 2021, 06:55

Бер ай буе эзләделәр...

Кыз табылды, ә малай һаман булса юк әле.

Кыз табылды, ә малай һаман булса юк әле.

Уфада полиция хәбәрсез югалган 16 яшьлек кызны эзләп тапкан. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында кызның исән-сау табылуы, эзләү эшләре туктатылуы турында мәгълүмат басылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кыз өйдән агымдагы елның 17 мартында чыгып киткән. Аны эзләүгә полиция хезмәткәрләре җәлеп ителде. Кызның бу вакыт эчендә кайда булуы турында хәбәр ителми.

Шул ук вакытта Туймазы районы полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 15 яшьлек Алмаз Сәлаховны эзләүләрен дәвам итә. Үсмер беренче тапкыр гына югалмый. Беренче тапкыр ул 2020 елның апрелендә Иглин районының Балтика авылы районында юкка чыккан. Ул чакта ул “Лада Гранта” машинасында чыгып китә. Агымдагы елның 27 мартында Алмаз Сәлахов Серафимовка махсус мәктәбеннән кача, полиция һәм волонтерларны янә аякка бастыра. Әлегә кадәр аның кайда йөрүе турында билгеле түгел.

Фото: 1gai.ru
Читайте нас