Уфада полицейскийлар берничә машинаны урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган.
Җинаятьчеләрне кайнар эздән тоткарлый алганнар. Хокук сакчылары Якутов паркы янындагы чит ил машинасын урлау вакытында өч ир-егетне тоткарлаган.
Алар оперативниклардан һәм ОМОН хезмәткәрләреннән качарга маташкан. Урланган машинада хокук сакчылары элегрәк югалган акчаларны һәм машина ачучы приборлар тапкан. Хезмәткәрләр фикеренчә, алар ярдәмендә җинаятьчеләр машиналарны ачкан.
Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер хокук сакчылары шикләнелүчеләрнең төбәк территориясендә шундый ук җинаятьләрдә катнашы барлыгын тикшерә.
Фото: Башньюс сайтыннан