Октябрьский шәһәрендә булган вакыйгага көләрсең дә, еларсың да.
Кичә Октябрьский шәһәрендә полиция хезмәткәрләре төнге клубларның берсе янында такси машинасын урларга маташкан дебоширны тоткарлаган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 22 яшьлек егет ерак китә алмаган - автомобиль хуҗасы кабызгычтан ачкычларын вакытында алып куялган.
Вакыйга биредәге төнге клуб янына ике такси автомобиле килү белән башланып китә. Машина йөртүчеләрнең берсе исерек клиент белән низагка керә, ә аның хезмәттәше аңа ярдәмгә ашыга. Нәтиҗәдә, егет машина йөртүчене кыйный һәм капот аша сикереп төшеп, автомобильгә утыра. Тик ул качып котыла алмый – таксист кабызу ачкычларын тартып алып, куркынычсыз урынга йөгерә. Анда ул полиция чакырта.
Полиция хезмәткәрләре 22 яшьлек эшсез шикләнелүчене лаякыл исерек хәлдә вакыйга урыны янында тоткарлаган. Ул өенә җәяү кайтасы килмәгәнгә такси урларга булуы турында әйткән.
Хәзер егет тоткарланган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: taximmo.ru