Стәрлетамактагы бу хәлдән чәчләр үрә тора.
Биредә мәктәп укучылары белән интим-салоннар челтәре ачканнар. Якын арада әлеге бордельне оештыручыларга суд булачак.
Хокук саклау органнары балигъ булмаган кызлар хезмәт күрсәткән интим-салоннар челтәрен япкан. Мәктәп укучылары ярдәмендә акча эшләүне өч кеше, шул исәптән 32 яшьлек хатын-кыз оештырган, дип хәбәр итә "Башкортстан" дәүләт теле-радиокомпаниясе.
Башкортстанда фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыру һәм балигъ булмаганнарны бу эшкә җәлеп итү буенча җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кызлар һәм яшүсмерләр өчен алар клиентларын кабул иткән фатирларны арендага алган. Табышның яртысын алар ниндидер «эш бирүчеләргә» тапшырган, шулай ук торак арендасы өчен түләгән, калганыгын үзләренә калдырган.
Билгеле булганча, 13 яшьлек бер баланы төнге клубта әлеге җинаятькә җәлеп иткәннәр. Җинаять эше фигуранты аны коктейль белән сыйлаган һәм аңа тотрыклы хезмәт хакы тәкъдим иткән. Тегесе риза булган, ә күпмедер вакыттан соң кая килеп эләккәнен аңлагач, качарга омтылган, әмма аны тиз генә ычкындырырга теләмәгәннәр.
Бу вакыйгага кагылышлы сораулар күп. Иң мөһиме - кемнәр алар "эш бирүчеләр" һәм 13 яшьлек бала төнге клубка кем рөхсәте белән барган, аны анда кем керткән?!