+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 апрель 2021, 05:10

Әтиләре кулында... пычак

Аннан алда бу кеше хатынын дәваханәгә озаткан.

Аннан алда бу кеше хатынын дәваханәгә озаткан.

19 апрельдә Якутиянең Булун районында коточкыч фаҗига булган.

Яшь ир хатынын дәваханәгә озаткан. Шуннан соң 26 яшьлек әти ниндидер сәбәп аркасында кечкенә ике улын пычак кадап үтермәкче булган. Аннары ул үз теләге белән тормыштан китәргә карар кыла. Бер малайга нибары - бер, икенче малайга ике яшь.

Фаҗигадән соң берничә сәгатьтән сабыйларны дәваханәгә китергәннәр, алар әле исән булган. Тик табиблар балаларны коткарып кала алмаган, алар операция вакытында үлгән, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе.

Ике баласы булган гаилә социаль хәвефле буларак исәптә торган. Үтерүче әтинең хәле билгеле түгел.

Ике кечкенә баланы үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр социаль опека органнары хезмәткәрләренең эше белән дә кызыксынган....

Фото: СКР по Якутии


Читайте нас