+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 апрель 2021, 05:15

Хокук сакчысына һөҗүм итәрсеңме?

Хәзер җиде ел төрмәдә утырырга туры килер инде.

Хәзер җиде ел төрмәдә утырырга туры килер инде.

Калтасы районында яшәүче 27 яшьлек егет полицейскийга һөҗүм иткән өчен җиде елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән.

Бу хәл 2020 елның июлендә Краснохолм авылында була. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итте.

– Гаепләнүче полиция участок пунктына килеп, эчке эшләр хезмәткәрен мыскыл иткән өчен әхлакый зыянны түләтү факты буенча килешмәүне белдерә башлаган, – дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.

Полиция белән конфликт вакытында егет борыч баллончыгын сиптерә, ә аннары хезмәткәрнең башына суга һәм аның кобурасыннан табель пистолетын алырга омтыла. Участок милиционерына берничә тапкыр һавага атарга туры килә, шуннан соң граждан тоткарлана.

Элегрәк полицейскийны мыскыл иткән һәм авылдашының сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән ир җинаятен таныган.

Фото: кп.ру.
Читайте нас