+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 апрель 2021, 05:03

Җитмеш яшьтә хатын үтерергәме соң инде?!

Уфа шәһәрендә яшәгән гаиләдә канлы вакыйга булган.

Уфа шәһәрендә яшәгән гаиләдә канлы вакыйга булган.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 19 апрельдә ир белән хатын, танышларын чакырып, бергә хәмерле табында кәеф-сафа корып утыра. Кунаклар йокларга яткач, ир белән хатын арасында ызгыш чыга — хатын иренә спиртлы эчемлекләр куллануны дәвам итәргә ирек бирми. Шикләнелүче аңа пычак кадый, шуннан соң йокларга ята. Кан эчендә яткан хатынны күршесе кереп күрә, полиция хезмәткәрләре дә ашыгыч ярдәм чакырта. Хәзерге вакытта хатын-кыз реанимациядә үлем хәлендә.

Пенсионер үз гаебен таный. Элегрәк ул сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән инде. Хатыны белән ызгышканда, ул шулай ук бер кунагын да пычак белән яралаган икән.

Хәзер кулга алынган иргә төрмә рәвешендә ирегенә чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерүчеләр килеп чыкканның сәбәпләрен һәм шартларын билгеләүне өстендә эшли.

Фото: СКР по РБ.
Читайте нас