Ерак китәсе дә түгел, шундый хәл Уфада булган.
Уфаның Калинин район суды «Аеруча зур күләмдә урлау» мәддәсе буенча 45 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
2016 елның декабрендә Уфада 55 яшьлек ялгыз ир вафат булган. Гаепләнүче, аның танышы буларак, якыннарыннан аның банк картасын, шулай ук мәрхүмнең җирләүне оештыру һәм туганнарына хәбәр итү өчен кесә телефонын ала.
«Мобиль банк»тан файдаланып, ир үлгән кешенең счетларыннан барлык акчаларны үз картасына күчерә. Аннары акчаларның бер өлешен банкоматтан ала, шулай ук кибетләрдән сатып алган өчен түли.
Китерелгән зыянның гомум суммасы 1,3 миллион сумнан артып киткән, тентү вакытында хокук сакчылары 800 мең сумнан артык акча тапкан.
"Урлашу турында туганнарына мирас рәсмиләштергәндә билгеле булды", - дип хәбәр итәләр Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләгән.
Автор фотосы.