+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 апрель 2021, 09:00

Санкинга җәза срогын киметкәннәр!

Бүген Башкортстан Югары судында Владимир Санкин эшен апелляцион карау булды.

Бүген Башкортстан Югары судында Владимир Санкин эшен апелляцион карау булды.

Суд аңа хөкем карарын йомшарту турында карар кабул итте. Бу хакта гаепләнүченең адвокаты Шота Горгадзе хәбәр итте. Ул Уфага килде һәм бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язды.

- Җәзаны ике елга киметтек. Әмма яклау ягын бу канәгатьләндерми! Кассациягә бирәбез, - дип белдерә Шота.

Искәртеп узабыз, Русиянең Баш тикшерүчесе Александр Бастрыкин бу эшне яңадан карауны таләп иткән иде. Бастрыкин тикшерү вакытында нинди йомшартучы һәм авырайтучы хәлләр булуын ачыклауны, процессуаль карарларның нигезле булуын тагын бер кабат анализлауны йөкләде.

Элегрәк Санкинны сигез елга хөкем иткәннәр иде.

Фото: Владимир Санкин / Vk.com
Читайте нас