+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 апрель 2021, 08:41

Ятимнәр өлешеннән миллионнар урлаган

Кем бит әле?!

Кем бит әле?!

Борай районы хакимияте вәкиленә карата алдау яки ышанычтан явызларча файдалану юлы белән зыян китерүгә кагылышлы җинаять эше кузгатылды.

Икътисад, эшкуарлык, төзелеш һәм муниципаль хезмәтләр бүлеге белгече эше белән Балтач районара тикшерү бүлеге шөгыльләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның июненнән 2020 елның октябренә кадәр ятимнәргә яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга торак сатып алуга муниципаль контрактлар төзегәндә шикләнелүче 12 миллион сумнан артык муниципаль контрактка апасының иренең агент хезмәтләре өчен түләүне керткән, ул күчемсез милек сатучылар ягыннан риелтор булган. Шул ук вакытта шикләнелүче хакимияткә мәнфәгатьләр каршылыгы турында хәбәр итмәгән.

Нәтиҗәдә, җинаять эше фигурантының туганы риелторлык хезмәтләре өчен муниципалитет бюджетыннан нигезсез рәвештә 2 миллион сумнан артык акча алган.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас