+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Май 2021, 12:00

Телевизор каравы ошамаган...

Дүртөйле районында канлы җинаять теркәлгән.

Дүртөйле районында канлы җинаять теркәлгән.
Дүртөйле районының Яңа Бадрак авылында бер иргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. 34 яшьлек кеше аркасындагы кискен авыртуларга зарланган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, дәваханәгә аркасы яраланган ирне китерәләр. Аның арка миенә зыян килү ихтималы булган. Башта ир җәрәхәтен профнастилга егылуы белән аңлата. Бу хәлдән соң ике көн узгач, әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан.
Әмма полиция хезмәткәрләре соңыннан ирнең башка сәбәпләр аркасында җәрәхәтләнүен ачыклаган. Баксаң, зыян күрүче өенә исерек хәлдә кайткан һәм телевизор карарга утырган икән. Үги әтисенә телевизор тавышының артык каты булуы ошамаган, шуңа күрә ир-атлар арасында конфликт килеп чыккан. Өлкән ир пычак алып, иргә чәнечкән. Соңгысы түзә алганчы өйдә яткан. Аннары аны дәваханәгә җибәрергә туры килгән.
«Хәзерге вакытта аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: башинформ
Читайте нас