Мошенниклар Уфада яшәүче хатынның 3,5 миллион сум акчасын урлаган.
Уфада яшәүче бер ханым полициядә сөйләвенчә, ул эштә булган көнне аңа билгесез кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра, хәтта аны исеме һәм атасының исеме белән атый.
Шалтыратучы хатынга аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташулары хакында хәбәр итә һәм хәзер банк оешмасы хезмәткәренә тоташтырачагын әйтә. Әңгәмә барышында таныш булмаган кеше ханымга сөйләшүләре турында өченче затлар белергә тиеш түгеллеген аңлаткан һәм хәтта янәсе федераль закон белән каралган санкцияләр белән янаган.
Әлеге "банк хезмәткәре" ханымга, күңелсезлекләр булмасын өчен, кредит рәсмиләштерергә киңәш итә. Соңгысы паникага бирелә һәм мошенникка ышана, барлык таләпләрне үти, акчаларны кулына ала һәм аферист тарафыннан әйтелгән исәпләргә күчерә.
Тик эш моның белән генә тәмамланмаган һәм мошенниклар бу хатынны биш көн дәвамында куркытуын дәвам иткән. Гомумән алганда, ул 3,5 миллион сумнан артык акчадан колак каккан.
Полициягә гариза биргәннән соң мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Телефоннан шалтыратучыларга ышанмагыз һәм беркайчан да банк картасы номерын әйтмәгез! Исегездә калдырыгыз: мондый таләп белән мошенниклар гына шалтырата.