+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
12 Май 2021, 04:40

Кыйнаган да өенә ут төрткән...

Бу хәл май каникулларының соңгы көнендә булган.

Бу хәл май каникулларының соңгы көнендә булган.

Әбҗәлил районында 27 яшьлек ир үзенең сөеклесен шланг белән кыйнаган һәм аның гаиләсенең йортына ут төрткән.

Шикләнелүче тоткарланган һәм сак астында. Аңа карата ике мәддә буенча - тән җәрәхәтләре ясау һәм кеше милкен аңлы рәвештә юк итү турында җинаять эше кузгатылган.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, «драматик вакыйгалар чылбыры шашлык һәм алкогольдән башланган». Караклык өчен төрмәдә утырып кайткан җинаятьче 10 май көнне үзенең 31 яшьлек сөйгәне - өч бала анасы һәм аның гаиләсе белән елга ярында вакыт үткәрә. Әлмөхәммәт авылыннан ерак түгел пикник ясап, ит кыздырып, спиртлы эчемлекләр эчәләр. Кичәнең кунаклары арасында сөйгәненең әнисе һәм аның туганы белән бер кыз да булган.

- Елга ярында утырганнан соң, бөтен компания ишегалдына кайта, анда әлеге ирнең өйдәше белән конфликт килеп чыга һәм ул аны әнисе күз алдында шланг белән кыйный башлый. 52 яшьлек хатын кызын якларга һәм киявен куып чыгарырга маташкан. Тик ир китәргә җыенмый, ә әбисе тиешле кеше сүзләреннән тагын да ныграк ярсый. Бензинлы канистрны алып, өйгә йөгерә, диван һәм кәнәфигә сибеп ут төртә, – дип хәбәр итәләр полициядә.

Уртак көч белән зыян күрүчеләр утны сүндереп, милекне тулысынча юкка чыгудан саклый алган. Вакыйга урынына полицейскийлар чакырыла, алар бу бәндәне тоткарлый һәм аны тикшерү изоляторына алып китәләр.

Эчке эшләр министрлыгында, «кыйналган өйдәше аның өчен нык борчыла, ул якын арада гаугачы янына барырга ниятли », дип тә өстәделәр.

Фото: кп.ру
Читайте нас