+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 Май 2021, 18:15

Бер шешә аракы өчен...

Бәләбәй районының Ермолкино авылында 24 яшьлек ирнең мәете табылган.

Бәләбәй районының Ермолкино авылында 24 яшьлек ирнең мәете табылган.

Төбәк Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, башта үтерүне исерек хәлдә булган 51 яшьлек әнисе таныган. Аның сүзләренә караганда, ул улының кыйнавыннан сакланган.

Соңрак сораштыруда хатын үз сүзләреннән баш тарта һәм, улымны 51 яшьлек өйдәшем үтерде, дип хәбәр итә. Тикшерүчеләр ирнең җинаятькә катнашлыгы барлыгын раслаучы дәлилләрне ачыклаган. Ир үз гаебен таныган.

Ирләр арасында конфликт спиртлы эчемлекләр эчкәндә бер шешә аракы аркасында килеп чыккан. Үтерүче хатыннан гаепне үз өстенә алуын үтенгән.

Хәзерге вакытта шикләнелүче кулга алынган. Җинаятьнең хәл-шартлары ачыклана.

Фото: башинформ


Читайте нас