+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Май 2021, 05:00

Музыка акырткан өчен... пычак ярасы

Бу эссе кешеләрне тилертә дә, ярсыта да...

Бу эссе кешеләрне тилертә дә, ярсыта да...

Уфада Менделеев урамы буенча урнашкан йортта яшәүчеләр арасында конфликт чыккан. Сәбәбе - йорт янында калдырылган автомобильдән көчле музыка тавышы килү. Күршесенең кисәтүләренә ир игътибар итми, чөнки бу көндезге вакыт була.

Ярсыган күрше меломанга йодрыклары белән ташлана, аны автомобильдән тартып чыгара, асфальтка егып сала, соңыннан күкрәгенә пычак кадый.

"Нәтиҗәдә, 31 яшьлек ир күкрәк читлеге яраланып, дәваханәгә салына. Һәлакәт урынына килгән полиция хезмәткәрләре кайнар эзләрдән һөҗүм итүчене тоткарлаган. 39 яшьлек ир исерек булып чыга. Ул үз гаебен таныган",- дип белдерә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Җинаять эше кузгатылган. Әлеге мәддә буенча ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фото: кп.ру
Читайте нас