2021 елның өч аенда нотариуслар тарафыннан күчемсез милекне теркәү өчен 20 меңгә якын гариза бирелгән.
Шул ук вакытта нотариуслар тарафыннан электрон рәвештә бирелгән гаризаларның өлеше 99,9% тәшкил иткән.
- 2019 елның февраленнән нотариаль килешү таныклыгы һәм теркәү өчен документларны "Росреестр"га тапшыру бердәм нотариаль гамәлгә әверелде. Димәк, нотариус раславы өчен генә түләргә кирәк, документларны "Росреестр"га тапшыру хезмәте өчен өстәмә рәвештә түләү таләп ителми. Күчемсез милеккә хокук барлыкка килә торган шартнамәдән соң нотариус кичекмәстән (ләкин эш көне тәмамланудан да соңга калмыйча) хокукларны теркәү турында электрон формада гариза һәм аңа кушып бирелә торган документларны (килешү яклары документлар тапшыруның мондый ысулына каршы килмәгән очракта) тапшырырга тиеш. Документларны бирүнең мондый тәртибе "Росреестр"ның дәүләт хезмәтләрен алу уңайлылыгын арттыруга ярдәм итә, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Документлар тапшырганда мөрәҗәгать итүче булып нотариус чыгыш ясый, һәм барлык тапшырылган документлар нотариусның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. Нотариуслардан килгән гаризаларны теркәү вакыты - бер эш көне.
Башкортстан Нотариаль палатасы рәисе Роза Евстафьева белдерүенчә, бүгенге көндә республика нотариуслары документларны электрон теркәү бурычын уңышлы үти, шулай ук нотариаль гамәлләр башкару өчен кирәкле мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан соратып ала.