Ул кайда утырачак?
Шәмсетдинов Төмән өлкәсендә, үзе яшәгән төбәктә утырачак, ләкин кайсы колониядә икәнлеге әлегә билгеле түгел.
Байкал аръягындагы хәрби частьта 2019 елның көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов Төмән өлкәсендәге колониягә китерелгән. Бу хакта адвокат Равил Тугушев хәбәр итте.
"Аны Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Төмән идарәсенә җибәрделәр. Анда колония билгеләнәчәк. Атна ярымнан ул анда барып җитәчәк. Ул Төмән өлкәсендә, үзе яшәгән төбәктә утырачак", - дигән адвокат.
21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Суд, шулай ук, үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.
Апрельдә апелляция хәрби суды Рамил Шәмсетдиновның хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Адвокатлар Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны сораган иде.
Фото: ТАСС / Алексей Малашенко