+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 Май 2021, 06:55

Кырымда кызынып ятасы урынга...

Уфа район суды элекке торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаевның эшен карады.

Уфа район суды элекке торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаевның эшен карады.

«Прокурор таләпләре "Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү һәм реформалаштыру" программасын гамәлгә ашыру кысаларында акча урлау факты буенча прокурор тикшерүе нәтиҗәләре һәм җинаять эше материаллары белән мотивацияләнде", — дип аңлаттылар республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә. - Суд прокурорның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде, Мамаевтан чит ил валютасы сатып алу буенча сделкаларның бәясен - 113 627 268 сумны кайтаруны таләп итте».

Моннан тыш, аннан күчемсез милек объектлары: Уфада ике фатир һәм Алуштада (Кырым) ике җир участогы тартып алынган. Шулай ук, милекне яшерү максатында Мамаев һәм аның туганнары арасында төзелгән ике фатир һәм гараж боксын, ике фатирны, ике торак йортны, торак булмаган бинаны, гараж боксын, җир участогын һәм ике автомобильне сату-алу килешүләре гамәлгә яраксыз дип табылган.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, түрә 113,6 миллион сумлык Америка доллары сатып алган. Акчадан тыш, Илдус Мамаевның һәм аның туганнарының милкендә Кырымдагы җирләр, Уфада фатирлар, 500 квадрат метрдан артык мәйданлы торак булмаган биналар һәм торак йорт булган. Илдус Мамаев милекнең һәм 126 миллион сум акчаның килеп чыгышының законлылыгын раслый алмаган.

Тикшерү барган арада түрә берничә көн эчендә күпмиллионлы милкен мондый финанс мөмкинлекләренә ия булмаган башка кешеләргә яздырган.

Фото: "Башкортстан Торак-коммуналь министрлыгы"


Читайте нас