+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 Май 2021, 11:03

Ахирәте язмышын да челпәрәмә китерде

Хатын дустын үз җинаятен яшерүдә ярдәм итүен сораган.

Гафури районара судына сөйгәненең гәүдәсен коега ташларга ярдәм иткән хатын-кызга каршы җинаять эше карар кабул итәр өчен тапшырылган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга агымдагы елның февралендә булды. 14 февральдә Белое Озеро авылында яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз аны һәрвакыт көнләп тавыш чыгарган бергә яшәүчесен уклау белән тукмап үтерде һәм аның гәүдәсен балта белән тураклады. Шуннан соң ул 46 яшьлек танышыннан мәеттән котылырга ярдәм итүен сораган. Хатыннар гәүдәне коега ташлаганнар.
Мартта мәет табылды. Тикшерүчеләр үтерүчегә һәм аның җинаятьтәшенә оператив рәвештә чыктылар. Тәүдә суд утырышы җинаятьчегә ярдәм иткән хатынга булачак. Процесс 2 июньгә билгеләнгән.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас