+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 Май 2021, 03:50

"Лихач" төрмәгә озатылды

Ул полицейскийны капотында алып киткән иде.

Ул полицейскийны капотында алып киткән иде.

Уфада машинада җилдерергә яраткан Артур Газизов хөкем ителде. Ул ЮХХДИ хезмәткәрләренең таләбенә буйсынмыйча, бер инспекторны капотында алып барган иде.

Аны өч елга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә озаттылар. Шулай ук Киров районы суды егетне 1 елга 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Суд утырышы башында прокурор хөкем ителүчене биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Ахыргы нәтиҗәне игълан иткәнче, Газизовның адвокаты судьядан хөкем карарын йомшартуны үтенгән. Егет үз гаебен таныган һәм ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сораган.

Әнисенең "Mercedes-Benz" машинасы белән 25 яшьлек Артур Газизов, ЮХХДИ хезмәткәрләреннән качып, полицейскийларның берсен капотта алып барган һәм качып киткән. Бу вакыт видеога эләккән. Соңрак аны федераль эзләүгә игълан итәләр, аннары хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаеплиләр. Бу вакыйгага кадәр бер ел элек "лихач"ны тоткарлаганнар инде, һәм ул чакта моны Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов шәхсән үзе эшләгән.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас