Аннан алда шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр дә бит...
Башкортстан Югары суды мошенниклыкта гаепләнгән апалы-сеңелле икәүне 38 миллион сумнан артык суммага урлашуда гаепләгән хөкем карарын катгыйландырган, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.
Суд 57 яшьлек Ирина Ермилованы - биш һәм алты айга, 66 яшьлек Татьяна Абушахминаны өч ел да ун айга гомум режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм иткән. Элегрәк Совет районы суды аларга шартлы җәза билгеләгән. Район суды хөкеменә апелляция шикаятен урындагы прокуратура биргән.
Эш материалларыннан күренгәнчә, туганнар, 2016 елда "Спектр" төзеп, төзелеш компаниясе белән 36 милион сумнан артык суммага төзелеш материаллары белән тәэмин итү турында килешү төзегән, тик акча алгач, товарны сатып алучыга бирмәгәннәр.
Алынган акчаларны гаепләнүчеләр шәхси ихтыяҗларына кулланган, дип билгеләп үттеләр прокуратурада. Ирина Ермилова шулай ук ике коммерция фирмасыннан хезмәт күрсәтү һәм товар китерү рәвешендә 1,8 миллион сум акча урлаган.
Гаепләнүчеләр гаебен танымаган һәм зыянны түләмәгән.