+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
25 Мая 2021, 07:56

...Ә төнлә үлем тараткан

Көндез белем эстәгән әле үзе.

Көндез белем эстәгән әле үзе.

Уфада зур наркотиклар партиясе белән 20 яшьлек студентны тоткарлыйлар. Көндез егет колледжга йөри, ә кичен тыелган матдәләр тарату белән шөгыльләнә.

Егетне җинаять өстендә - ул чираттагы яшерен урынга наркотик салып торганда тоткарлыйлар. Тикшерү барышында егетнең ике бүлмәле фатирны арендага алуы ачыклана, анда ул наркотик матдәләрне фасовкалау белән шөгыльләнә.

Фатирдагы сервантта бер килограммнан артык мефедрон табылган.

Студент наркотикларның зур партияләрен ала, ә аннары аларны порция пакетларына сала, интернет аша сатып алучылар белән элемтәгә керә һәм күрсәтелгән урында калдыра торган була.

Җинать эше ачыкланса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

Фото: bash.news
Читайте нас