+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 Май 2021, 11:31

Арканга бәйләп сөйрәгән...

Салават районында коточкыч җинаять эше буенча суд бара.

Салават районында коточкыч җинаять эше буенча суд бара.

Бүген Башкортстанның Салават районара судында Свердловск өлкәсенең Яңа Уральск шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек Евгений Петровка карата җинаять эше буенча суд тикшерүләре башланды.

Тикшерү версиясе буенча, 2001 елның маенда гаепләнүче, Мәсәгуть авылындагы автовокзал янында 16 яшьлек кызны күреп, аны автомобилендә билгеләнгән урынга илтеп куярга тәкъдим итә. Ир урман полосасына керә, кызны көчли һәм аны буып үтерә. Аннары җинаять эше фигуранты мәетне автомобильгә бәйләп, урманга алып барып ташлый һәм җинаять урыныннан кача. Кызның гәүдәсе 2001 елның сентябрендә табыла.

Җинаятьчене җинаять кылуның даими билгеләре ярдәмендә ачалар, чөнки 1998 елдан 2003 елга кадәр ул шундый ук ысул белән Свердловск өлкәсе территориясендә тагын 12 хатын-кызны үтергән һәм көчләгән. Бу җинаятьләр өчен ул гомерлеккә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тарттырылачак.

Кызлар, беркайчан да, бернинди сәбәп белән дә чит кешенең машинасына утрымагыз, зинһар.
Читайте нас