+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
26 Мая 2021, 11:36

Бүреге янганга качканмы?

Республикада "алтын гаишник" дигән исеме таралган элекке юл хәвефсезлеге хезмәткәре югалган.

Республикада "алтын гаишник" дигән исеме таралган элекке юл хәвефсезлеге хезмәткәре югалган.

Башкортстанның ЮХИДИ бүлекчәсе — районара теркәү имтихан бүлегенең элекке башлыгы Илдус Шәйбаков качкан. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә вәзгыятьне болай шәрехләделәр:

"Полиция хезмәткәрләре элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрен эзли, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Элегрәк ул тискәре эш нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр органнарындагы вазыйфвсыннан бушатылган иде иде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, прокуратура хезмәткәрләре, аның эшчәнлегендә коррупция билгеләрен ачыклаган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре гомуми мәйданы 700 квадрат метрдан артык булган өч офис бүлмәсен, бер фатирны, элиталы коттедж бистәсендәге җир участогы булган шәһәр читендәге йортны, ике автомобильне сатып алуга тоткан табышларны ачыклый алмаган.


"Ул гомуми суммасы 44 миллион сумнан артык булган мөлкәтнең законлы булуын раслый алмаган. Аларны декларацияләүдән яшерү өчен, күчемсез милек объектлары һәм транспорт чаралары якын туганнарына рәсмиләштерелгән, ә алар мондый финанс мөмкинлекләренә ия түгел", - дип аңлаттылар төбәк прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Судка мөлкәтне дәүләт файдасына алу турында дәгъва җибәрелгән. Аңа карата ришвәтчелек турында җинаять эше кузгатылган.

Моннан тыш, әлеге бүлекчәнең биш хезмәткәрен коррупция буенча кулга алганнар.

...Океан ярлары киң, анда "алтын гаишник"ларның барсы да сыя, ди халык.

Фото: МВД по РБ


Читайте нас
Партнеры