Дустың полиция булу беләнмени?!
Уфада 32 яшьлек полиция участковые һәм 40 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр. Аларны ришвәт алуда арадашчылыкта һәм караклыкка омтылуда гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның ноябрендә полицейскийга танышы мөрәҗәгать итә. Ул аңа карата оператив хезмәткәрләр үткәргән тикшерүләрне туктатуда ярдәм итүне сорый. Участковый иптәшенә ярдәм итәргә теләп, 40 яшьлек иргә мөрәҗәгать итә, ул 150 мең сумга Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча икътисади хәвефсезлек идарәсе хезмәткәренә 300 мең сум күләмендә ришвәт бирергә риза була.
– Асылда, ир күрсәтелгән акчаларны тапшырырга җыенмаган, аларны урларга ниятләгән, – дип белдерделәр төбәк прокуратурасында.
Участок полицейские билгеләнгән сумманы әшнәсенә тапшырганда, икесен дә Башкортстан Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Нәтиҗәдә, полицейскийны эчке эшләр органнарыннан эштән куганнар.
Элекке участковый һәм аның әшнәсе эше буенча процесс республиканың Югары судында узачак. Аларга иректән мәхрәм ителү яный.
Фото: ufa.kp.ru