Кырмаскалы районы полициясенә кичә кич Мөкәй авылында яшәүче ирнең каты яралануы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына кичекмәстән тикшерү-оператив төркем җибәрелә.
Полиция хезмәткәрләре 43 яшьлек кешене тоткарлый. Башкорстан буенча буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, 43 яшьлек шикләнелүче 32 яшьлек авылдашы белән очрашкан.
Эшсез ирләр вакытны бушка сарыф итмәскә булган һәм шунда ук өч шешә аракы сатып алган. Эчеп, сөйләшеп, шаярышып утыра торгач, шешәләр бушаган. Кем тутырып алып килә? Бәхәс киткән, низаг чыккан. "Дуслар" бик тиз дошманга әверегән һәм 43 яшьлек йорт хуҗасының башына күсәк килеп төшкән. Әшнәсенең бу кылыгы өчен ни белән җавап бирергә? Ир өенә йөгереп кереп китә, кул астына эләккән беренче әйберне эләктереп йөгереп чыга - бу чәй калагы була. Татлы бал каба торган гына калак 32 яшьлек ирнең корсагын тишеп керә, тагын берничә яра сала.
Күршеләр медиклар һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта. Зыян күрүче - дәваханәдә, ә аның танышы — тикшерүче кабинетында. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.