Стәрлетамакта яшәүче берәү бурычын түләмәс өчен кулына... шырпы алган.
Стәрлетамакта яшүче 42 яшьлек ир суд приставына үтерү белән янауда гаепләнә (Русия Җинаятьләр кодексының 295 мәддәсе). Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул гаепләнүчедән 270 мең сум күләмендә бурыч түләттерергә тиеш булган.
Тик бурычлы кеше килешүгә барырга теләми, нәтиҗәдә, аның «Опель Зафира» машинасын кулга алалар, соңрак аны бурыч түләү хисабына сатарга куялар.
Гаепләнүче моңа каршы була, ул приставка бензин сибә һәм яндырырга була.
Бәхеткә, суд приставы аннан качып китә ала. Гаепләнүче үз гаебен танымый. Җинаять эше материаллары карау өчен Югары судка җибәрелгән.
Фото: "Башинформ"