+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
30 Май 2021, 08:45

Көчләүчеләрнең ярлыкау сорарга ояты җитә...

Берсе - өч, икенчесе 14 яшьлек балаларны көчләгән.

Берсе - өч, икенчесе 14 яшьлек балаларны көчләгән.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссиясенең утырышы узды. Депутатлар өч көчләүченең эшен карады һәм алар буенча карар чыгарды.
Өч эшнең икесе балигъ булмаганнарны җенси көчләү белән бәйле. Беренче эш фигуранты үзенең кечкенә оныгын көчләгән. Икенче хөкем ителгән бәндә 14 яшьлек кызны мәсхәрәләгән. Шуннан соң ир, әгәр зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итсә, аны үтерү белән янаган.
Депутатлар барлык өч эш буенча да ярлыкау үтенечен кире какты.
- Җинаятьчеләр балаларга физик зыян гына түгел, әхлакый, психик һәм психологик яктан да авыр җәрәхәтләр, тетрәнүләр китергән, – дип шәрехләде карарны парламент Рәисе Константин Толкачев.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас