Бу хәл Нуриман районында булган.
Барысы да полиция хезмәткәрләренең елга ягыннан зур тизлектә авылның үзәк урамына чыгып килүче ак «Ларгус» машинасын күреп калудан башлана. Алар бу машинаны куа чыга.
«Ларгус» йөртүчесе, махсус сигналларга игътибар итмичә, өенә кадәр кайтып җитә. Әмма ул ихатасына кереп китәргә өлгерми. Инспекторлар ирне машина руле артында тоткарлый. Шунда аның хатыны килеп чыга. Ул хокук саклаучыларга ташлана.
Әлеге вакыйганы карап торырга күрше-күлән җыела. Берәүләре инспекторларга ярдәм итәргә тырыша, башкалары видеога төшерә.
Тиз арада урынга участок полицейские һәм Эчке эшләр министрлыгының биредәге идарәсеннән хезмәткәр килеп җитә. Алар бергәләп хатынны тынычландыра. Аннары «Ларгус» хуҗасын барысы бергә аяк-кулларыннан тотып, ЮХХДИ машинасына утырта.
Ир медицина тикшеренүеннән баш тарта. Үзенә аклануны да тиз таба. Имеш, страховкасының вакыты чыккан, штраф аласы килмәгән, шуңа качмакчы булган.
«Страховка аркасында курыктым. Сез ник минем арттан килдегез соң? Ник туктата башладыгыз?» — ди ул.
Ул хатынын да акламакчы була. «Гаилә әгъзалары бөтенесе шулай яклар иде. Сезнең хатын якламас идеме? Сезнең хатын яклый торган түгелме әллә?» — ди ул.
Хатын исә тән җәрәхәтләре генә ясап калмаган, хокук саклаучыларның мундирындагы кантларны да, кесәләрен дә өзеп алган.
«Ларгус» хуҗасына административ протокол язганнар, ә хатынына карата җинаять эше ачулары ихтимал.
Фото: видеодан скриншот.