+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
3 июнь 2021, 04:47

Илдус Шәйбәковны элекке хезмәттәшләре эзли

Качкын "алтын гаишник"ның "текә" гадәтләре аны табарга ярдәм итәчәк.

Качкын "алтын гаишник"ның "текә" гадәтләре аны табарга ярдәм итәчәк.

Кичә «Большой Хапок» телеграм-каналы Башкортстанның ЮХХДИ бүлекчәсе, районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке башлыгы Илдус Шәйбәковның фотосурәтләрен бастырып чыгарды.

Киң таралган ориентирда, Шәйбәковның ришвәт бирүгә һәм алуга катнашлыгы булырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

Шулай ук хезмәт документында югалган инспекторның шәхси мәгълүматлары, шул исәптән аның автомобиле турында мәгълүмат күрсәтелгән.

Илдус Хәниф улы өр-яңа «Skoda» машинасында йөрергә мөмкин, аларда өч "сигез" саны һәм бер берсен кабатлаучы алфавит хәрефләре бар.

Элекке инспекторның автомобиль йөртү таныклыгында шулай ук яраткан «чиксезлек саннары» бар - документ номерында алар берьюлы алты данә.

Иксез-чиксезлекнең дә бер чиге булырмы икән?..

Фото: ГТРК
Читайте нас