+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 июнь 2021, 07:50

Төрмәдә танышкан булганнар...

Андый танышлар белән очрашма да, хәмер эчмә дә соң...

Андый танышлар белән очрашма да, хәмер эчмә дә соң...

Стәрлетамак дәванәсенә пычак ярасы булган ирне китергәннәр. Полицейскийлар "кайнар эзләрдән" җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлаган.

32 яшьлек зыян күрүче шәһәрнең төнге клубында ял итә һәм анда элегрәк үзе белән төрмәдә булган танышын очрата. Соңгысы кызы белән булган. Дуслар, сөйләшеп, ялны кызның өендә дәвам итәргә килешкән.

«Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, кунакчыл ир күптән түгел генә очрашкан дустыннан кызын көнли башлый. Алар арасында конфликт килеп чыга, аның барышында 32 яшьлек ир йодрыклар белән дустына һөҗүм иткән, ә тегесе, үз чиратында, пычак алып, аның күкрәгенә кадаган, шуннан соң торактан чыгып киткән», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар тоткарланган 30 яшьлек егеткә карата «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: кп.ру
Читайте нас