+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 июнь 2021, 11:10

Үги улын чүкеч белән кыйнаган...

Ир әле булса үз гаебен танымый.

Ир әле булса үз гаебен танымый.

Татарстанның Яшел Үзән суды 35 яшьлек иргә карата җинаять карарын чыгарган. Ул алты яшьлек үги улын кыйнауда гаепләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, Осиново бистәсендә яшәүче ир 2019 елда берничә тапкыр үзенең үги баласын кыйнаган. Малайны күралмаган ир аны идәнгә ташлаган, мебель аяклары, бала арбасы һәм чүкеч белән кыйнаган.

Ир үз гаебен танымаган. Малай балалар тавыннан егылып төшү сәбәпле имгәнде, дип белдергән. Суд ирне җиде елга иркеннән мәхрүм иткән.

Фото: sovetskaya-adygeya.ru
Читайте нас