Чишмә районында туганнар оештырган җинаять эше буенча суд булачак. Ике ир-егет сыер, ат, сарык, хәтта кәҗәләрне урлауда гаепләнә. Бу эш өчен егетләр үз схемаларын уйлап тапкан. Алар күпләп хайван асраучы йортларда яшәүчеләрне күзәткән, аннары төнлә абзарларны ватып кереп, терлекләрне урлаган.
Мөгрәгән, яки ниндидер башка тавышлар чыгарган хайваннарның башларына, ишетелмәсен өчен, юрган каплаганнар.
Алар алты район территориясендә эшләгән. Шуңа күрә җинаятьчеләрне тиз генә тота алмаганнар. Барлык хайваннарны суеп, итне сатып алучыларга арзан бәягә сатканнар. Барлыгы алар гомум күләме 730 мең сумнан артык 14 терлек урлаган.