Без күп очракта үз хокукларыбызны белеп бетермибез.
Мәсәлән, гаиләдә әти дә, әни дә рәсми рәвештә эшләмәсә һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаса, мондый гаиләгә аз керемлеләр статусы бирелә аламы?
Шушы сорауга ачыклык кертәбез.
Әйе, мондый очракта шундый статус бирелергә мөмкин.
Мондый статусны алганнан соң, түбәндәге ташламаларга хокуклы булачаксыз:
1. Түләүсез юридик ярдәм.
2. Торак мәсьәләсе буенча ярдәм.
3. Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балага айлык пособие.
4. Студентлар өчен дәүләт социаль стипендиясе.
5. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия.
6. Максатлы социаль ярдәм.
Фото: domstrousam.ru