+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 июнь 2021, 15:17

"Очсыз хакка фатир алып бирәм..."

Уфада риэлтор кешеләрне 12 миллион сумга алдаган.

Уфада риэлтор кешеләрне 12 миллион сумга алдаган.

Уфада суд 32 яшьлек ялган риелторга хөкем карары чыгарды. Аның гамәлләреннән 12 кеше зыян күргән, ә зыянның күләме 12 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ике ел дәвамында гаепләнүче риелтор булып йөргән һәм кешеләргә банкта залогта булган түбән бәядәге фатир сатып алу буенча үз хезмәтләрен тәкъдим иткән. Чынлыкта ул мондый вәкаләтләргә ия түгел, ә клиентларына өченче затларга караган күчемсез милекне күрсәткән.

Моннан тыш, ул 5 зыян күрүчегә автомобиль сатып алуда ярдәм итү рәвешендә һәм займ тәкъдиме белән 1,7 миллион сумга якын акча урлаган. Шулай ук ул Интернетта танышкан ир-атлардан 35 мең сумнан артык суммага акча һәм мөлкәт урлауда гаепләнә.

Фото: Башньюс
Читайте нас: