+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 июнь 2021, 08:00

Коточкыч җинаять өчен - 20 ел төрмә

Калтасы районында фаҗига булган.

Калтасы районында фаҗига булган.

Анда бер кеше таныш вахтачыны банк картасындагы акчасын алу өчен үтергәнче кыйнаган. 22 июнь көнне суд узды, анда 38 яшьлек ирне кыйнау, үтерү һәм документлар урлау буенча гаепле дип таныдылар. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Җинаять 2020 елның апрелендә була. Бер ир авылдашыннан аны шәхси эшләре буенча алып баруны сорый. Соңгысы танышының күптән түгел вахтадан әйләнеп кайтуын һәм банк картасында бик күп акча булуын белә. Җинаятьче аны таларга һәм үтерергә карар кыла. Ул иптәшен урманга алып чыга, анда аңа башын сигез тапкыр балта түтәсе белән тондыра. Алынган җәрәхәтләрдән 29 яшьлек ир шунда ук үлә.

Аннары аның документларын алып эз югалта теге бәндә. Картасыннан 420 мең сум акчасын ала.

Ләкин тикшерүчеләр аның эзенә төшкән. Суд җаһилны 20 елга төрмәгә озаткан. Моннан тыш, ул каза күрүченең туганнарына бик күп акча түләргә тиеш.

Фото: кп.ру
Читайте нас: