+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 июнь 2021, 12:10

Йорт һәм агачлар проблема тудырмасын дисәң...

Ничек урнаштырырга?

Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең шәһәр читендәге участогында яки шәхси торак төзелешендә төзелеш эшләре башланганчы йортның һәм башка корылмаларның, шулай ук зур булып үсә торган утыртыласы агач урыннары алдан планлаштырылырга тиеш.

Килешеп эшләү зарур

Койма участок чиген билгеләү, тузан һәм тавыштан саклану, кеше үтеп керүенә киртә булу өчен төзелә. Койма күршеләр арасындагы низагка сәбәбче дә булырга мөмкин. Моңа юл куймас өчен, төзелеш кагыйдәләрен тиешенчә үтәү зарур. Иң яхшысы – күршеләр белән килешеп төзү.
Әйтик, койманы урнаштыру Федераль закон дәрәҗәсендә регламентланмый.

Чиктәш участоклар буенча санитар таләпләр

Бу кагыйдәләр җыел­масында күрше участоклардан корылмаларны нинди ераклыкта урнаштыру турында сүз бара.
Йорт күрше белән ике арадагы коймадан 3 метр читтә төзелә. Душ, мунча һәм урам бәдрәфе чиктән ким дигәндә бер метр ераклыкта урнаштырыла, ләкин күршенең йорты белән аның арасы 8 метрдан да ким булмаска тиеш.

Яшел үсентеләр

Күршеләр белән бәхәс килеп чыгуга тагын бер сәбәп – ишегалдындагы биек агачлар. Биек агачлар күрше белән коймадан – 4 метр, уртача биеклек­тәгеләре – 2 метр, куаклар – 1 метр читтә булырга тиеш. 3 метрдан югарырак булган агач биек дип санала.
Куаклар, декоратив агачлар, чәчәкләр буенча чикләүләр юк.

Урамны “кысмаска”!

Йорттан урамдагы юлга кадәр ара 5 метр булырга тиеш. Электр линиясенә 3 метрдан да ким булмаска тиеш.

Ихатада да тәртип булсын!

Шулай ук үз йортыңа да мунча, душ, бәдрәф 8 метр ераклыкта төзелә. Кое бәдрәфтән 8 метр ераклыкта урнаштырыла. Теплица коймага 1 метрдан да якында төзелергә тиеш түгел.
Читайте нас: