Хокук саклаучылар шикле банк операцияләрен үткәрүне иртә стадияләрдә булдырмый калырга тиеш, дип саный Русия Президенты Владимир Путин.
Бу хакта дәүләт башлыгы "туры элемтә" барышында белдерде. Путин сүзләренә караганда, хокук саклау органнары һәм Русия Банкы компетенцияләре кысаларында булган мәсьәләләр берникадәр каршылык тудыра.
Бер яктан, Үзәк банк һәм финанс учреждениеләре закон буенча банк кертемнәренең серен тәэмин итәргә бурычлы. Икенче яктан, хокук саклау органнары криминаль күренешләрнең башлангыч стадияләрендә катнашырга һәм аларны булдырмый калырга тиеш.
Бүгенге көндә хокук сакчылары кирәкле мәгълүматны банклардан җинаять эше кузгатылганда яисә суд карары буенча гына алырга хокуклы. Әмма хәлдән чыгу юлы бар, диде Президент. Русия Банкы нинди дә булса шикле операцияләр күргән очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма Үзәк банкның андый хокукы бар икән, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау органнарының оператив хезмәтләре дә Үзәк банкка мөрәҗәгать итә ала.
"Үзәк банкның тикшерү мөмкинлеге бар һәм, чыннан да, шикле дип санаса, мәгълүматны бирә", – дип аңлатты Путин.