+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 июль 2021, 13:10

Бала бәрдергән өчен - өч ел төрмә!

Балтач районында баланы бәрдергән водительгә хөкем карары чыгарылган.

Балтач районында баланы бәрдергән водительгә хөкем карары чыгарылган.

Иске Балтачта узган елның 18 июлендә юл-транспорт һәлакәте ясап, кеше үлеменә сәбәпче булган водительгә хөкем карары чыгарылган.

Балтач районара тикшерү бүлеге биредә яшәүче 41 яшьлек водительгә хөкем карары чыгару өчен дәлилләрне җитәрлек дип тапкан.

Хокук сакчылары ачыкланганча, узган елның 18 июлендә "ВАЗ-211440” автомобиле белән идарә иткән водитель Иске Балтач авылының Совет урамыннан сәгатенә 105 километр тизлеге белән барган. Биредә тизлек чикләнгән: сәгатенә 60 километрдан артырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, водитель бер юнәлештә барган велосипедчы малайны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә бала алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Шуны да әйтергә кирәк, водитель үз гаебен танымаган.

Суд аны өч елга гомум режимлы колониядә җәза үтәүгә хөкем иткән, ике ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган. Шулай ук, зыян күрүченең туганнары 1 миллион 250 мең сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация юллаган, ул үтенеч канәгатьләндерелгән.

Фото: "Балтач таңнары" сайтыннан.
Читайте нас: