+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 июль 2021, 07:35

Алтын чылбырларына кызыккан

Ир өлкән яшьтәге хатын-кызларга һөҗүм иткән.

Ир өлкән яшьтәге хатын-кызларга һөҗүм иткән.

Уфада элек хөкем ителгән 33 яшьлек ир тоткарланган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир өлкән яшьтәге хатын-кызларны талауда шикләнелә.

Башлангыч фараз буенча, башкаланың Черниковская, Кольцевая һәм Богдан Хмельницкий урамнарында шикләнелүче хатыннар янына килеп, алтын чылбырларын тартып өзгән. Аларны ир ломбардка тапшырган, алынган акчаларны азык-төлеккә һәм спиртлы эчемлекләргә тотынган.

Күптән түгел җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган, тегесе үз гаебен таныган.

Хәзерге вакытта тоткарланган егет сак астында, ә җинаятьләр факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Светлана МАКОВЕЕВА.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: