+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 июль 2021, 09:45

Бассейн да юк, акча да...

Туймазы районыннан 41 яшьлек ир мошенниклар тозагына эләккән.

Туймазы районыннан 41 яшьлек ир мошенниклар тозагына эләккән.

Айлар буе эссе көннәр тору кечкенә бассейн сатучыларга файдага гына булды. Кешеләр кибетләрдән бассейннарны алып бетереп бара диярлек.

Ә менә Туймазы районында яшәүче ир бассейнны Интернет аша сатып алырга булган. Сайтларның берсендә онлайн-заказ рәсмиләштереп, авылда яшәүче абзый 20 мең сум акчасын күчергән, тик үз заказын көтеп алалмаган. Сайт блокировкаланган булып чыккан, ә абонент телефоны “недоступен” булган.

Караклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяулыкка чакыра һәм тикшерелмәгән ресурслардан товар сатып алмаска киңәш итә.

Фото: kp40.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: