+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 июль 2021, 13:25

Федераль трассадагы фаҗигагә кем гаепле?

Кушнаренко районындагы коточкыч авариянең кайбер нечкәлекләре билгеле булды.

Кушнаренко районындагы коточкыч авариянең кайбер нечкәлекләре билгеле булды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада Ларгус" пассажирлар белән чамадан тыш тулган, бу машина йөртүчегә аларны коткарып кала алырлык маневр ясарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта 6 июльдә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте.

"Тикшерү бара. Тик башлангыч мәгълүматтан нәтиҗә ясарга була, бу — чираттагы легаль булмаган такси, һәлак булганнарның барысы да Дүртөйле районыннан. Машина тулы булган. Бәлки, бу авариягә турыдан-туры йогынты ясамаган сәбәпләрнең берседер. Водитель, тәгәрмәче шартлаган йөк машинасына бәрелүдән качып, каршы юлга чыккан һәм “Нива”га бәрелгән. Аннары аның газ җиһазлары янып киткән», - диде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров легаль булмаган пассажирлар ташучылар белән тәртип урнаштырырга, аларны юлларда ешрак тикшерергә кушты.

“Бу “оча торган Ларгуслар”га чик куярга кирәк. Бер ел эчендә икенче авыр авария, беренчесендә өч кеше һәлак булды. Моны кайчан туктатырбыз? Аларның “Башавтотранс” һәм башка пассажирларны йөртүчеләр аша халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтә алмавыбыз аркасында эш итү аңлашыла. Шуңа да карамастан, алар белән эшләргә: туктатырга, карарга, тикшерергә кирәк. Уңайсызлыклар тудырачакбыз, чөнки алар, асылда, кешеләрне үтерә», — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: