+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 июль 2021, 12:35

Банкка басып кергән

Төмән шәһәрендә банкны баскан карак 15 миллион сум таләп иткән.

Төмән шәһәрендә банкны баскан карак 15 миллион сум таләп иткән.

Төмәндәге Саклык банкы бүлегенә басып кергән каракның өч кешене заложник итеп алуын хәбәр итә РИА Новости шәһәрнең ашыгыч хезмәтләренә сылтама белән. Җинаятьче 15 миллион сум таләп итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, заложникларны алган җинаятьче кулдан ясалган шартлаткыч җайланма белән яный һәм акча таләп итә. Аның банкка кергәндә кулында рюкзак булган, аннан тимерчыбыклар чыгып торган. Заложниклар - Саклык банкы хезмәткәрләре. "Интерфакс" чыганагы мәгълүматлары буенча, банк бүлекчәсе торак йортның беренче катында. Йорттан 50 кеше эвакуацияләнгән.
Төмән полициясе өч кешене тоткынлыкка алган ир-атны тоткарлаган. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, ир полициягә бирелгән.

Сөйләшүләр барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьчене барлык тоткыннарны җибәрергә һәм бирелергә күндергән, дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Фото: РИА Новости.
Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: