+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 июль 2021, 09:15

Кырын эш ун елдан соң ачылды

Хатынын кыерсыткан ирне коточкыч үлем көткән.

Хатынын кыерсыткан ирне коточкыч үлем көткән.

Башкортстанда тикшерүчеләр «явыз ниятләрдән кылынган үтерү» һәм «коралны законсыз саклау» мәддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнгән 48 яшьлек ирнең җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.

2011 елның сентябрендә Уфа районының Михайловка авылында бер ирнең атып үтерелгән гәүдәсе табылган иде. Мәетне мәрхүмнең хатыны таба, шул ук вакытта ул иренә кем үлем тели алганын аңлата алмый. Ул чакта шикләнелүчене ачыклый алмыйлар.

Еллар үткәч хокук сакчылары бу эшкә әйләнеп кайта: мәетнең танышларыннан, туганнарыннан сорый, янә зыян күрүченең хатынының абыйсын тикшерә. Нәтиҗәдә, ул үзенең танышыннан ирне кыйнавын үтенгәнен таный. Чөнки ул сеңлесен гел кыерсыткан булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче үзенең танышына ярдәм итәргә риза була, тик зыян күрүчене кыйныйсы урынга, аны үтерергә карар итә, ә аннары күрсәтелгән хезмәт өчен акча таләп итәргә ниятли. 2011 елның 21 сентябрендә ул Михайловка авылына килә. Өйдә зыян күрүченең хатыны һәм балалары булмаган вакытта, анда кереп, мылтыктан күкрәгенә ата. Ир шунда ук үлә. Гаепләнүче мәрхүмнең хатынының абыйсыннан кылган гамәле өчен 1 миллион сум акча таләп итә башлый. Соңгысы, куркып кала һәм җинаятьчегә барлык булган 125 мең сум акчасын бирә.

«Гаепләнүченең яшәү урыны буенча тентү барышында йорт яны участогында обрез табылган, анда кан эзләре булган. Ир үз гаебен танымаган. Хәзер эш судка җибәрелде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: