+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 июль 2021, 11:50

"Машинада йөрисем килде..."

Үсмер пенсионерның машинасын урлаган.

Үсмер пенсионерның машинасын урлаган.

Башкортстанның Кырмыскалы районы Прибельский авылында 16 яшьлек үсмер пенсионерның машинасын урлаган. Бу хакта хокук сакчылары сөйләде.

Бу хәл 3 июльдән 4 июльгә каршы төндә булган. Егет ачык гаражга үтеп кергән, "ВАЗ 2107" машинасын күреп, аңарда йөрергә ниятләгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балигъ булмаган бала элегрәк бу автомобильне шундый ук максат белән алган булган. Аллаһка шөкер, машина күпмедер чакрым барганнан соң, сүнгән һәм башкача кабынмаган.

Полиция хезмәткәрләре үсмерне тоткарлаган һәм аны полиция бүлегенә илткән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: Башньюс
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: